

Эчке эшләр министрлыгының киберхәвефсезлек идарәсе Android өчен яңа вирус таралу турында кисәтте. Бу Drama RAT зарарлы программа, ул популяр уеннар өчен модификацияләр (мәсәлән, Minecraft), түләүсез ChatGPT яки VPN-сервислар, яки түләү өчен счетлар яки рәсми декларацияләр астында маскировкалана. Шулай ук аларны SMS, мессенджерлар яки хатларга сылтама белән җибәрергә мөмкиннәр.
Программаны йөкләгәч, вирус "яңаруны" сорый һәм “махсус мөмкинлекләр хезмәтенә” керү мөмкинлеген таләп итә. Аны алгач, зарар китерүче бу программа экранның эчтәлеген укый, логин һәм парольләрне эләктереп ала, экранга кагылуны имитацияли ала. Ул яңа пин-код сорый ала, шуннан соң җайланма блокланган була. Бу троянны APK статик анализы ярдәмендә (Әлеге процесс зарарлы кодны эзләүгә һәм кушымта сораган рөхсәтләрне тикшерүгә юнәлдерелгән. – Авт.) табып булмый, дип билгели белгечләр.
Чыганак: bashinform.ru