ВСУ Кырымда пассажир поездына һөҗүм иткән

bashinform.rubashinform.ru
Фото: bashinform.ru

Кырымда Украина Кораллы Көчләре дроны (ВСУ) Мәскәүдән Симферопольгә баручы пассажир поездына һөҗүм иткән. Бу хакта республика башлыгы Сергей Аксенов хәбәр итте.

Һөҗүм тепловозга туры килгән.  Машинист ярдәмчесе һәлак булган. Машинист яраланган.

Поезд пассажирлары зыян күрмәгән, аларны автобус ярдәмендә илтеп куйганнар. Аксенов җирле власть барлык кирәкле ярдәмне күрсәтәчәк, дип вәгъдә итте.

Көньяк транспорт прокуратурасы бу хәлне контрольгә алган.

Бүгенге һөҗүм ВСУның гражданнар поездларына һөҗүмнәр сериясенең дәвамы булды. Әйтик, 4 июньдә Украина хәрбиләре Азовский – Керчь маршруты буенча барган шәһәр яны поездына һөҗүм иткән иде. Ул вакытта дүрт кеше зыян күрде, аларның берсе исән калмады.

3 июньдә ВСУ Джанкой тимер юл станциясендә пассажир поездына һөҗүм иткән дип хәбәр ителде. Берничә вагонга зыян килгән. Атыш нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр, шул исәптән балалар да бар, дип язып чыктылар. Моннан тыш, вокзалның инфраструктурасы зыян күргән.

Шул ук көнне Донецк Халык Республикасының Горловка янындагы Енакиево торак пункты районында Украина БПЛАсы пассажир автобусына тигән иде. Җиде пассажир һәлак булган,  11 кеше җәрәхәтләр алган.

Гражданлык халкына карата пилотсыз очкычлар куллану – гуманитар җинаять, дип белдерде Владимир Путин үткән атнада узган  Петербург икътисади форумында.  

“Украина пилотсыз очкычларына килгәндә, аларны бәреп төшерергә кирәк, һәм моны тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә кирәк", – диде президент.

СВО максатларын Путин үзгәрешсез дип атады. Хәрби хәрәкәтләр Русия куелган барлык бурычларга ирешкәч тәмамланачак. Русия Луганск халык Республикасын контрольдә тота. ВСУ контролендә Донецк Халык Республикасының территорияләренең 15% проценттан кимрәге тора. Русия бөтен Донбассны азат итәчәгендә шик юк.

Чыганак: lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас