Мунчада йоклап киткәч, акчасыннан мәхрүм калган

БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.

Благовещен  районы полициясе акча урлауда гаепләнүче хатын-кызларны тоткарлаган. Бу хәлнең нечкәлекләрен БР буенча Эчке эшләр министрлыгында сөйләделәр.

38 яшьлек ир-атның банк счетыннан 45 мең сум акчасы юкка чыккан. Ир-ат сүзләренчә, акчалар танышлары белән бергә мунчада җыелган вакытта югалган. Кунаклар арасында Благовещенскида яшәүче 25 һәм 29 яшьлек гүзәлкәйләр дә булган. Кәеф-сафа корып утырганда ир-ат, блоктан алынган мобиль телефонын  өстәлдә калдырып, йоклап киткән.

Тикшерү версиясе буенча, гүзәлкәйләр бу хәлне үз файдаларына кулланырга уйлаган. Берсе өстәл артындагыларның игътибарын читкә юнәлткән арада, икенчесе телефонны алып,  банк кушымтасы аша акчаларны кызларының счетларына күчергән. Йоклап киткән ир-атның исәбеннән барлыгы 45 мең сум акча юкка чыккан.

Полиция хезмәткәрләре килеп чыккан хәлнең шартларын оператив рәвештә ачыклаган һәм ике шикләнелүчене полиция бүлегенә алып киткән. Хатын-кызлар үз гаебен таныган.

Урланган акчаларның азык-төлеккә, балалар өчен әйберләргә, шулай ук шәхси ихтыяҗларга тотынылуы ачыкланган. Зыянның бер өлеше инде капланган — зыян күрүчегә 25 мең сум кайтарылган. Шикләнелүчеләр калган сумманы кайтарырга вәгъдә итәләр.

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 3 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: bashinform.ru

 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас