Ирле-хатынлы пар мошенниклык схемасында катнашкан

Акча беркайчан да җитми ул!

Нефтекаманың мировой судьялары Яңавыл районында яшәүче ике кешегә хөкем карарлары чыгарган. Аларны түләүләрнең хокуксыз әйләнешендә гаепле дип тапканнар, бу хакта республика прокуратурасы хәбәр итте.

Суд ачыклавынча, 2025 елның сентябрендә билгесез адәмнәр  акчалата бүләк өчен ир-аттан аның банк картасы һәм исәбе белән куллану мөмкинлеген сораганнар. Тиз һәм җиңел акча эшләү максатында ир бу эшкә риза булган хатынын да җәлеп иткән.

Гаилә пары аферистларга банк картасын тапшырган. Күп тә үтми картага 300 мең сум күчергәннәр. Бу акчаларны салдырып алып булмагач, ир белән хатын аларны икенче банк картасына күчергән, салдырып алган һәм схемада катнашкан кешеләргә тапшырган. Бу эш өчен гаилә парына 25 мең сум акча түләгәннәр.

Суд ир-атка 280 сәгатьлек мәҗбүри эшләр билгеләгән. Аның хатынын 9 айга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Моннан тыш, икесеннән дә җинаятьчел юл белән эшләнгән керем суммасы тартып алынган. Хөкем карары законлы көченә кергән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас