Морг яисә полиция!

Республика халкына шөбһәле кисәтү белән мөрәҗәгать иттеләр.

Ксения Калинина.Ксения Калинина.
Фото:Ксения Калинина.

Балаларына питбайклар алып биргән ата-аналарны  мондый бүләкнең ихтимал нәтиҗәләре турында кисәттеләр.

БР буенча Эчке эшләр министрлыгының Иҗтимагый советы рәисе урынбасары Наил Ишморатов журналистлар белән очрашуда белдерүенчә, өлкәннәргә моргтан яки полициядән шалтыратуны көтәргә генә калачак.

“Нәрсә кала безгә? Бу хакта сөйләргә кирәк. Ата-аналарга, ниһаять,  питбайкның уенчык түгеллеге барып җитәр. Әгәр алар балаларына питбайк бүләк итә икән, ул гына түгел, ачкычын тоттырып, юлга чыгарып җибәрә икән, монда киңәш бер генә – телефоныгызны тотып, моргтан я полициядән шалтыратуларын көтегез. Я сезнең балагыз һәлак булачак, я кемнедер имгәтәчәк, хөкем ителүчеләр эскәмиясенә утырачак”, – дип кисәтте Наил Ишмуратов.

Ул әлегә бу проблеманың закон дәрәҗәсендә җайга сала торган нәтиҗәле чаралар юк, дип ассызыклады.

БР ДАИ башлыгы Владимир Севастьянов билгеләп үтүенчә, 2025 елда республика юлларында юл-транспорт аварияләрендә һәлак булган балалар саны 2024 ел белән чагыштырганда 41,7% процентка (+17 кеше) арткан. Ел йомгаклары буенча республика әлеге күрсәткеч буенча илдә биш төбәк арасында тора, шулай ук 18 яше тулмаган һәлак булган механик транспорт чараларын йөртүчеләр саны буенча да (алар биш кеше булган).

“Скутерлар, мопедлар һәм питбайклар, авария хәлендәге иске җиңел машиналар үсмерләр арасында бик популяр, мондый транспортның саны юлларда елдан-ел арта. Өлкәннәрнең бу мавыгуларын эксплуатацияләүнең нәтиҗәләре бик фаҗигале тәмамланырга мөмкин, – диде Владимир Севастьянов. – Бүгенге көндә руль артындагы балалар тарафыннан 21 юл-транспорт авариясе теркәлгән инде. Аварияләр нәтиҗәсендә 25 балигъ булмаган бала төрле җәрәхәтләр алган, берсе һәлак булган”.

Республиканың баш дәүләт автоинспекторы сүзләренчә, индивидуаль мобильлек чараларын кулланучылар катнашлыгында юл-транспорт һәлакәтләре саны сизелерлек арткан. Электр самокатлары белән идарә итүче балигъ булмаганнар аркасында 12 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 13 бала җәрәхәтләнгән.

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас