Мәрхүмәнең ире сүзләренчә, алар өченче бәбиләрен, кыз бала тууын көткәннәр. Йөклелекнең 38нче атнасында хатынны перинаталь үзәккә салганнар. Табиблар кесарев кисеме ясарга дигән карарга килгәннәр. Операция алдыннан булачак әнигә эпидураль анестезия уколы кадаганнар һәм берничә минуттан соң ул комага киткән. Медиклар хатынны ИВЛ аппаратына тоташтырганнар, тиз арада баланы коткара башлаганнар. Кыз бала исән-сау туган, тик аның әнисе ике көннән соң үлгән.
Суд-медицина экспертизасы хатынның анестезия аркасындагы анафилактик шоктан үлүен ачыклаган. Мәрхүмәнең ире декрет ялы рәсмиләштергән, хәзер ул операция өстәлендә ниләр булганлыгын төгәл ачыкларга ниятли. Җинаять эше кузгатылган.
Үзенең соңгы хәбәрендә ана кеше улының туклануын кайгырткан...
Вакытсыз гомере өзелгән ханымның якыннарына Ходай Тәгалә түземлек һәм яшәргә көч бирсен.
Чыганак: Mash Batash МАХ-каналы.