

Красноусольский авылында "Юность” паркында вандаллар эскәмияләрне елгага алып ташлаган. Авыл советы хезмәткәрләре, аларны тиз арада судан чыгарып, тәртипкә китереп, кире урынына кайтардылар, дип хәбәр итте Гафури районы хакимияте башлыгы Венер Вахитов. Ул мондый хулиганлык өчен җитди җаваплылык яный алуын искәртте.
"Моны эшләгән кешеләргә мөрәҗәгать итәм: район мөлкәтен бозу – шаяру түгел. Бу вандаллык – административ, ә аерым очракларда җинаять җаваплылыгына китерә торган хокук бозу. Хокук саклау органнары гаеплеләрне табып, закон буенча ачыкларлар дип ышанам", – диде район җитәкчесе.
Чыганак: bashinform.ru