

Русиялеләрне “безопасный счет”, “дистанционный обыск”, “декларация наличных средств”, “зеркальный кредит” сүзтезмәләренә игътибар итәргә чакыралар. Моннан тыш, гражданнарны “спецячейка Центробанка” / “защищенная банковская ячейка”, “встречный перевод”, “гарантийный платеж” һәм “верификационный депозит” сүзләре сагайтырга тиеш.
Уйлап чыгарылган терминнар ярдәмендә аферистлар әңгәмәдәшне үзләренең статусына ышандырырга тырыша, дип аңлата хокук саклау органнары вәкилләре. Сөйләшкән вакытта шундый сүзтезмәләр никадәр күбрәк кулланыла, кеше шулкадәр шиклерәк, дип белдерәләр Эчке эшләр министрлыгында һәм русиялеләрне мондый хәйләләргә ышанмаска чакыралар.
Мәсәлән, шундый схема корбаннарының берсе – Мәскәүдә яшәүче 17 яшьлек укучы кыз. Үзләрен башта китереп бирү хезмәте дип таныштырып, аннары салым һәм көч структуралары вәкилләре дип ышандырып, аферистлар балигъ булмаган кызны аның счетын җинаятьчеләр куллана дип үгетләгән һәм видео аша тентү үткәрергә мәҗбүр иткән. Бу алым үсмер кызга тәэсир иткән һәм нәтиҗәдә ул мошенникларга барлыгы биш миллион сумлык кыйммәтле бизәнгечләр белән валюта биреп җибәргән.
Чыганак: lenta.ru