СВО солдатының тол хатынын алдаган курьерларны тоткарлаганнар

Бу хәл Бәләбәйдә булган.

БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.

49 яшьлек тол хатынга шалтыраткан мошенниклар үзләрен хәрби комиссариат, “Дәүләт хезмәтләре”, ФСБ һәм Үзәк банк хезмәткәрләре дип таныштырган. Аферистлар аны һәлак булган ирен бүләкләр өчен документлар рәсмиләштерергә кирәк дигән сылтама белән алдаган.

Барысы да шалтыратудан башланган. Үзен военкомат хезмәткәре дип таныштырган билгесез адәм  ханымның иренә тиешле бүләк турында хәбәр иткән. Пособие рәсмиләштерер өчен ул паспорт мәгълүматларын сораган. Берникадәр вакыттан соң тол хатынга үзен “Дәүләт хезмәтләре” порталы хезмәткәре дип таныштырган билгесез кеше шалтыраткан да  янәсе аккаунтын ватулары һәм шәхси мәгълүматларның чит кешеләр кулына эләгү хәвефе турында белдерә. Аннары әңгәмәгә ФСБ һәм Үзәк Банкның ялган хезмәткәрләре кушылган. Алар тол хатынны аның исеменә дустанә булмаган илләр территориясендә законсыз эшчәнлекне финанслау өчен кредит рәсмиләштергәннәр дип ышандыра алганнар.

Аннары мошенниклар барлык акчаларны счеттан алырга һәм курьерга янәсе “декларация" өчен тапшыруны таләп иткәннәр. Аферистлар күрсәтмәсе буенча, хатын-кыз яңа автомобиль сатып алу сылтавы белән банкта 4,5 миллион сум акча алган һәм "куратор" шалтыратуын көтеп өйгә кайтып киткән.

Өйдә аны улы көтеп торган. Ир-ат махсус әнисенең һәм сеңлесенең хәлен белергә кергән булган. Тол хатын,  “ФСБ хезмәткәре" тыюына карамастан, бу хәл турында  улына сөйләгән. Улы шунда ук барысын да аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.

Фатирга килгән җинаятьчеләрне эзләү  бүлеге хезмәткәрләре зыян күрүчегә үз ролен ахырына кадәр уйнарга тәкъдим иткәннәр. Оперативниклар контролендә хатын-кыз күрсәтелгән адрес буенча барган һәм килгән яшьләргә акча салынган пакетны тапшырган. Якында качып торган  оперативниклар ике курьерны җинаять өстендә тоткарлаганнар.

Алга таба тикшерү барышында 4,5 миллион сумны Казанның 17 һәм 18 яшьлек ике кешесе алуы ачыкланган. Сорау алуда тоткарланучылар мессенджерда тиз акча эшләү ысулын табуларын таныганнар. Кураторлар аларга тол хатын яшәгән адреска кадәр юл хакын түләгәннәр, ә корбаннан акча алганнан соң курьерлар аларны арадашчыга тапшырырга һәм килешенгән процентны үзләренә калдырырга планлаштырганнар.

БР буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: курьер булырга ризалашып, сез чын-чынлап җинаятьтә катнашучыга әйләнәсез. Бер төркем затлар тарафыннан алдан сүз куешып кылынган караклык өчен җинаять җаваплылыгы 10 елга кадәр иректнән мәхрүм итүне күздә тота. Моннан тыш, суд карары буенча курьер барлык корбаннарына салган зыянны капларга тиеш булачак. “Җиңел акча эшләү” һәм “яхшы процент” вәгъдәләренә ышанмагыз, алар артында реаль төрмә сроклары һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең челпәрәмә килгән язмышлары ята. Әгәр дә сезгә чит акчаларны тапшыруда яки акчаларны кулга төшерүдә арадашчы булырга тәкъдим итәләр икән, бу хакта кичекмәстән 102 телефоны буенча полициягә хәбәр итегез.


Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас