Уфада яшәүче ир-ат Украинага барырга уйлаган

Дошман ягында сугышыр өчен ул үзенә позывной да сайлаган...

Русия Федераль хәвефсезлек хезмәтенең  БР буенча  идарәсе /МАХРусия Федераль хәвефсезлек хезмәтенең  БР буенча  идарәсе /МАХ
Фото:Русия Федераль хәвефсезлек хезмәтенең БР буенча идарәсе /МАХ

Русия Федераль хәвефсезлек хезмәтенең БР буенча идарәсе Уфада яшәүче ир-атка “террорчылык оешмасы эшчәнлеген оештыру һәм мондый оешма эшчәнлегендә катнашу" маддәсендә каралган җинаять кылу өчен шартлар тудыручы гамәлләрнең ярамавы турында рәсми кисәтү игълан иткәннәр.

Ведомствода хәбәр итүләренчә, 2025 елның декабреннән 2026 елның февраленә кадәр 24 яшьлек ир-ат “Телеграм”да  Русиядә террорчылык оешмасы дип танылган Украина формированиеләренең берсенең вәкилләре белән языша башлаган. Яшь ир-ат дошман ягында сугышчан гамәлләрдә катнашыр өчен Украинага китәргә теләк белдергән. Интернетта ул анкета тутырган һәм үзенә позывной сайлаган.

Нәтиҗәдә уфалыны үзенең җинаятьчел ниятләрен тормышка ашыру омтылышы очрагында дәүләт хәвефсезлегенә һәм аны җинаять җаваплылыгына тарттыру хәвефе турында кисәткәннәр. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас