Суд приставлары шкафны ачса...

Караидел районында яшәүче 43 яшьлек хатын балаларын карамыйча качып йөргән, алимент буенча зур бурычы җыелган.

Элегрәк бу хатын эшкә дип Мәскәүгә киткән булган. Авылына кайтуы турында суд приставлары ишеткәч, өенә килгәннәр.

Бергә яшәгән ире ишекне ачкан. Өйдә үзеннән башка беркем дә юк, дигән. Ләкин приставлар шкафта кеше барлыгын сизеп калган. Ачсалар - чыннан да, шул хатын басын тора икән. 
Хатынны бүлеккә алып килгәннәр, штраф билгеләгәннәр, ләкин бу аны төп бурычыннан азат итми. 

Чыгарак: Башинформ. 

Автор:Ләйсән Каспранова
Читайте нас