Гафури районара суды Красноусольский авылында яшәүче 38 яшьлек кешегә карата «Вазифаи бурычларын үтәгән вакытта хакимият вәкиленә карата көч куллану» маддәсе буенча җинаять эше буенча хөкем карары чыгарган.
БР Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, быел гыйнварда бу ир таныш булмаган хатын-кыз белән эләгешеп китеп, аңа суккан. Полиция чакыртканнар – тикшерү-оператив төркем килеп җиткән.
Ир исерек булган. Моны исбат итү өчен аны район дәваханәсенә алып килгәннәр. Анда ул полиция хезмәткәренең эченә аягы белән типкән.
Суд аны 10 айга колониягә озаткан.
Чыганак: Башинформ
Ксения Калинина фотосы.