

Тикшерү комитетының Чиләбе өлкәсе буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, 10 май көнне Кизил районы Гранитный поселогының Җаек елгасы буенда гәүдәсе тимер чылбыр белән уратылган (ә чылбырга бетон блок беркетелгән) хатын-кыз мәетен тапканнар.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре мәрхүмәнең аралашкан ккшеләр даирәсен ачыклаган, тентүләр үткәргән, шаһитлардан сорау алган, суд экспертизалары үткәргән, хатын-кызның хәрәкәт иткән маршрутларын өйрәнгән – кыскасы, бу хәлнең тулы картинасын тергезгән.
Хатын-кызны үтерүче дип 54 яшьлек Башкортстан кешесе шикләнелә, аңа гаепләү белдереп, кулга алганнар.
42 яшьлек мәрхүмә – Баймак районы Куват авылыннан. Былтыр ноябрь аенда аның ире полициягә хатыны улын дәваханәгә илтергә дип киткән урыннан кире әйләнеп кайтмавын хәбәр иткән булган.
“Грамоталы сорау алу барышында гаепләнүче барын да сөйләп биргән: 2025 елның 10 ноябрендә ул югарыда язылган хатын-кыз белән очрашкан. Машинада китеп барганда Баймак районы Күсәй авылы тирәсендә алар арасында көнчелек аркасында җәнҗал чыккан. Ир хатынны буып үтергән. Җинаять эзләрен яшерер өчен гепләнүче ир-ат мәрхүмәнең мәетен Кизил районы Гранитное авылы тирәсенә Җаек елгасы ярына күчергән һәм гәүдәне тимер чылбыр белән уратып, аңа бетон блок беркетеп, суга ташлаган”, – дип аңлаттылар ведомствода.
Чыганак: bashinform.ru