Уфада яшәүче хатын невролог уколларыннан соң сукырайган

Ксения КалининаКсения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Тикшерү комитетының республика буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Владимир Архангельскийга Уфада яшәүче хатын-кызга сыйфатсыз медицина ярдәме күрсәтү турындагы мәгълүмат буенча доклад әзерләргә кушты.

Ведомство хәбәре буенча, каза күргән хатын невролог ясаган инъекцияләрдән соң тулысынча сукырайган. Плазмотерапияне  муены авыртуга зарланган хатын шәхси клиникада ясаткан. Уфалы хатын сүзләренчә, табиб тиешле тикшеренү үткәреп тормыйча “хәвефсез” процедура – үзенең плазмасын муенына кадарга тәкъдим иткән. Нәтиҗәдә  хатынның күрү белән проблемалары башланган һәм бер ай да үтмәстән ул сукырайган. Әле ул реабилитация үтә, ә табиб  клиникада эшләвен дәвам итә.

Әлеге факт буенча җинаять эшен тикшерү Русия Эчке эшләр министрлыгы органнары тарафыннан башкарыла.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас