Курьерларның да була төрлесе...

Бер карашка гади генә тоелган үтенеч җинаять эше белән тәмамланган.

Ксения КалининаКсения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Ике ир-ат гражданнарның акчаларын законсыз күчерүне оештыруда гаепләнә. БР прокуратурасы мәгълүматы буенча, бар да интернеттагы гади генә тәкъдимнән башланган: җинаять эше фигурантларының берсе танышын 5 мең сумга аның телефонына бәйләнгән банк исәбенә керү мөмкинлеген бирергә күндергән.

Банк исәбен контрольгә алгач, гаепләнүче криптовалюталар электрон сервисы вәкилләренә мәгълүматларны тапшырган һәм 6 меңнән артык шикле операцияләр оештырган. Нәтиҗәдә, счетка төрле кешеләрнеке булган 5,1 миллион сумнан артык акча күчерелгән.

Ир-атлар гаебен таныганнар. Тиздән узачак судта аларның язмышы хәл ителәчәк.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас