Ана кеше улы аркасында үз-үзенә кул салган...

Аллаһ сакласын!

Ксения Калинина.Ксения Калинина.
Фото:Ксения Калинина.

Стәрлетамак шәһәр суды 37 яшьлек ир-атны ата-анасын газаплауда һәм әнисен үз-үзенә кул салуга этәрүдә гаепле дип тапкан. Конфликт әти-әниләренең фатирны сатудан һәм улына ярты сумманы бирүдән баш тартуы аркасында башланып киткән. 2025 елның гыйнварыннан июненә кадәр ир-ат ата-аналарын кыйнаган, янаган һәм кимсеткән.

БР судларының берләшкән матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2025 елның 26 июнендә аның әнисе авыр психологик халәттә үз-үзенә кул салган. Суд ир-атны 3 ел һәм 6 айга хөкем иткән. Бу срокны ул гомум режимлы  холык төзәтү колониясендә үткәрәчәк. Хөкем карары әле үз көченә кермәгән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас