

Стәрлетамакта такси йөртүче 81 яшьлек ир-атка аферистлар корбаны булмаска һәм аның акчаларын саклап калырга ярдәм иткән.
Пенсионерга билгесез хатын шалтыраткан да, телефоннан аның кызы булып сөйләшкән, авариягә эләгүен әйткән. Ул “әтисен” барлык акчаларын (400 мең сум) һәм әйберләр җыярга күндергән, телефоннан акчаларны ничек төргәкләргә иәнен аңлаткан. “Посылка” артыннан такси йөртүче килгән. Пенсионерның сумкасында зур күләмдә акча булуын күргәч, ул моның мошенниклык схемасы икәнен аңлаган.
Акчаларны күрсәтелгән адрес буенча илтеп тапшырыр урынга, такис йөртүче диспетчер белән элемтәгә чыккан да, акчаларны полиция бүлегенә илтеп биргән. Полицейскийлар барлык акчаларын пенсионерга кайтарган. Такси йөртүчесен күрсәткән уяулыгы һәм кешелеклеге өчен бүләкләгәннәр, дип хәбәр итәләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгында.
Чыганак: bashinform.ru