Махачкалада балалар бакчасында ике яшьлек кыз баланың аяк бармагы өзелгән, сабыйның аягы берничә сәгать канап йөргән, ә тәрбиячеләр, балага колготкиен кидереп, җәрәхәтне яшерергә тырышкан. Җинаять эше кузгатылган.
Бу коточкыч хәл 22нче санлы балалар бакчасында булган. Җәрәхәтләнгәннең туганнары сүзләренчә, икенче бер бала ялгыш әлеге кыз баланың аягының чәнти бармагын кыскан һәм ул өзелгән. Бала әнисен чакырып озак елаган, аягы берничә сәгать канаган. Баланы әнисенә киендерелгән килеш тапшырганнар һәм берни әйтмәгәннәр. Өйгә кайткач, колготкида кызының өзелгән бармагын күргән хатынның коты очкан.
Әнисе кызын дәваханәгә алып барган, анда сабыйны медиклар караган. Кыз баланың картәтисе сүзләренчә, бармак тип-тигез өзелгән, ә бакчада нәрсә булган – билгесез. Бакчада ремонт эшләре бара, ди. Бакча җитәкчелеге нәрсә булганын белмибез, дигән.
Балалар бакчасының өч хезмәткәренә карата “Ваемсызлык” һәм “Хәвефсезлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү” маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Аларны тоткарлаганнар һәм СИЗОга утыртканнар.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.