

Салаватта полиция аеруча зур күләмдә мошенниклык очрагы буенча җинаять эше кузгаткан.
64 яшьлек ир-ат, дәүләт органнарының ялган хезмәткәрләренә ышанып, үзенең барлык тупланмаларыннан — 21,9 миллион сумнан артык акчасыннан мәхрүм калган.
Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, 15 апрельдән 7 майга кадәр җинаятьчеләр пенсионер белән телефон аша һәм мессенджерларда элемтәгә кергән. Мошенниклар, үзләрен Пенсия фонды, МФЦ, “Госуслуги” порталы һәм хәтта ФСБ хезмәткәрләре дип таныштырып, төрле легендалар кулланганнар. Алар ир-атны пенсияләрен яңадан исәпләп, террорчылыкны финанслау турындагы җинаять эше һәм акчаларны “коткару” өчен акчаларын декларацияләү кирәклеге белән куркытканнар.
Нәтиҗәдә пенсионер счётыннан барлык акчаларын салдырып алган. 21 апрель көнне ул курьерга 5 миллион сум тапшырган, 7 май көнне – тагын 16 миллион сумнан артык акчасын. Банк хезмәткәрләре, акча салдырып алу максатлары белән кызыксынып, ир-ат белән профилактик әңгәмәләр үткәрүгә карамастан (пенсионер күчемсез милеккә акча җыям дип аңлаткан), ул барыбер мошенниклык схемасы корбаны булган.
Бик кызганыч. Шулкадәр акча җыярга тырышлыгы булуга карамастан, ни сәбәпледер аларны саклап калырга аек акыл һәм уяулык җитми калган...
Чыганак: bashinform.ru