

Берничә көн телефон мошенниклары Салаватта яшәүче 75 яшьлек пенисонер хатынны кулга алу һәм тентүләр белән куркытканнар һәм ул аларга үзенең барлык булган акчаларын (миллион сумнан артык) бирә язган. Ләкин аны полиция хезмәткәре коткарган.
Башта пенсионер хатынга үзен социаль яклау хезмәткәре дип таныштырган яшь ханым шалтыраткан һәм дәүләт өлкән яшьтәге русиялеләргә коммуналь чыгымнарны кайтарырга ниятли дигән яңалык белән шатландырган. Һәм Пенсия фондына кабул итүгә язылырга тәкъдим иткән, моның өчен аңа паспорт мәгълүматларын хәбәр итүне сораган. Пенсионер хатын шулай эшләгән дә, ләкин бераздан аны шикләр борчый башлаган. Ул Пенсия фондына үзе барып, барысын да шәхсән белергә уйлаган. Әлбәттә, анда аңа мошенниклар шалтыратканлыгы ачыкланган.
Бераздан пенсионер хатынга яңадан шалтыратканнар, бу юлы “хокук саклау органнары”ннан бер ир-ат. Ул усал тавыш белән хатынның аферистлар белән аралашуын һәм хәзер аның исеменнән җинаятьчеләр дустанә булмаган илгә акча күчерүләрен хәбәр иткән. Шуңа күрә ул да җинаятьче һәм аңа тентүләр, кулга алу һәм җинаять җаваплылыгы яный.
Ә тагын бер-ике көннән куркытылган өлкән яшьтәге хатын-кызга ниндидер бер ханым шалтыраткан да, үзен ФСБ хезмәткәре дип таныштырып, әгәр пенисонер хатын үзенең акчаларын “декларацияләсә”, үзенең гаепсез булуын исбатлаячагын хәбәр итә. Ягъни бөтен акчасын җыеп, банкомат аша күрсәтелгән счетларга күчерсә. Шуннан соң акчаларны кире кайтарырга вәгъдә иткәннәр.
Аптыраудан гаҗиз булган пенсионер хатын үз өендә сакланган акчаларны ала һәм банкка китә. Анда аның бәхетенә шәһәр полициясенең җинаять эзләү хезмәткәре эләгә. Ул шунда ук банкомат янында ыгы-зыгы килеп йөргән һәм бертуктаусыз кем беләндер телефоннан сөйләшеп торган олы яшьтәге бер хатынны күреп ала. Полиция хезмәткәре аның янына килә, үзенең таныклыгын күрсәтә, шалтыратуны туктатырга күндерә һәм аның билгесез счетларга 1,1 миллион сум күчерергә җыенганын ачыклый.
Алдагы әңгәмәне алар полиция участогында дәвам итә, анда хокук саклаучылар бу хәлнең шартларын ачыклаганнар, мошенниклыкка һөҗүм итү факты буенча җинаять эше кузгатканнар. Һәм пенсионер хатын белән профилактик әңгәмә уздырганнар.
"Истә тотыгыз: мошенниклар телефон аша үзләрен теләсә кем: социаль яклау, прокуратура, банк, полиция, ФСБ хезмәткәрләре һәм башкалар дип таныштырырга мөмкин. Шалтыраткан һәркемгә ышанырга ярамый, бигрәк тә билгесез кешеләргә үз шәхси мәгълүматларын, СМС-хәбәрләрдән кодларны хәбәр итәргә, башкаларның счетларына акча күчерергә яки аларны курьерларга тапшырырга ярамый. Бүген барыгызга да уяу булырга һәм өлкән яшьтәге туганнарыгызны һәм танышларыгызны хәвеф янавы турында кисәтергә кирәк", –дип искә төшерә гражданнарга республика полициясе.
Чыганак: resbash.ru