

Камчаткада край балалар хастаханәсе табибларын сабыйны кешенең иммунодефициты вирусы (ВИЧ) йоктыруда гаепләгәннәр, бу хакта аның әти-әнисе очраклы рәвештә еллар узгач кына белгән.
Baza Телеграм-каналы язуынча, 2020 елның июлендә сәламәт баланы ВИЧ-статусы расланган яңа туган бала белән бер палатага урнаштырганнар. Дәваханәдән чыкканнан соң документларда сабыйда инфекция булуы күрсәтелмәгән, гәрчә расланганча, анализлар инде йогышлануны теркәгән булган. Диагнозны дүрт елдан соң гына, бала операция алдыннан анализлар тапшырганда, ачыклаганнар. Нәтиҗәдә антиретровирус терапиясен соңга калып, авыруның соңгы стадиясендә генә башлаганнар. Ул вакытта тикшерү авыр катлауланулар һәм иммун системасының зарарлануын күрсәткән.
Роспотребнадзор башлаган тикшерү хастаханә җиһазларында һәм персонал кулларында патоген бактерияләрне ачыклаган. Үз чиратында, суд-медицина экспертизасы медицина учреждениесе хезмәткәрләренең ике баланың да катетерларын юу өчен бер үк шприц куллануларын ачыклаган.
Зыян күрүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклаучы юрист Булат Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, Тикшерү комитеты ваемсызлык турындагы маддә буенча җинаять эше кузгаткан, кыска вакыт эчендә кирәкле экспертизалар уздырган. ВИЧ йоккан баланың ата-анасы хастаханәдән әхлакый зыян һәм дәвалануга чыгымнарны компенсацияләүне таләп итәргә ниятли.
Эх!.. Табибларга үзебезнең һәм балаларыбызның гомерләрен ышанып тапшырабыз, ә кайчакта аларның бер хатасы катлаулы чиргә китерергә мөмкин. Алар моны белергә тиеш бит!
Чыганак: lenta.ru