Урман уртасында йорт төзеп куйган

Ләкин ир-атка аны сүтәргә туры киләчәк.

Урман хуҗалыгы министрлыгы.Урман хуҗалыгы министрлыгы.
Фото:Урман хуҗалыгы министрлыгы.

Чөнки урман кишәрлекләренәдә капиталь төзелеш алып бару тыела.

Башкортстанда суд Урман хуҗалыгы министрлыгының Стәрлетамак районыннан умартачыга карата дәгъвасын тикшергән. Элегрәк фермерга умарталык урнаштыру өчен урман кишәрлеге бүлеп биргән булганнар, әмма бераздан инспекторлар умартачының капиталь объектлар төзүен күргәннәр, ә аренда һәм федераль законнар шартлары буенча урман хуҗалыклары җирләрендә вакытлыча гына корылмалар төзергә мөмкин. Кишәрлек урман хуҗалыгы алып бару өчен яраклы хәлгә кайтсын өчен, килешүне өзү һәм корылмаларны сүтү таләбен үз эченә алган дәгъва  белән мөрәҗәгать иткәннәр.  Суд аны канәгатьләндергән, дип хәбәр иттеләр БР Урман хуҗалыгы министрлыгында.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас