

БР буенча Эчке эшәр министрлыгы хезмәткәрләре телефон аферистларында курьер булып эшләүче 40 яшьлек ир-атны тоткарлаган. Ул мошенникларның алдау схемалары ярдәмендә өлкән яшьтәгеләрдән алган акчаларын килеп алган. 4 миллион сумнан артыграк акчаларын югалткан өч пенсионер схема корбаны булган.
Мәсәлән, 79 яшьлек хатын, “ТКХ хезмәткәрләре”нә һәм “полицейскийлар”га ышанып, курьерга 1,2 миллион сум акчаларын тапшырган. 65 яшьлек ир-ат “Тикшерү комитеты”ннан шалтыраткач, курьерга 2,1 миллион сумнан күбрәк акчаларын биреп җибәргән. 75 яшьлек пенсионер хатын, акчаларны “декларацияләргә кирәк” дигәнгә ышанып, курьерга 700 мең сумнан артыграк акчасын курьерга биргән.
Югарыда язылган барлык очракларда да мошенниклар тәүдә пенсионерларны үз гамәлләренә ышандырган, соңыннан акча артыннан курьерны җибәргән.
Курьерны Уфа янындагы бакча ширкәтендә үз өендә тоткарлаганнар. Үзе белән аның 40 мең сум акчасы булган, ул аны зыянны каплау хисабына тапшырган. Шикләнелүче моңа кадәр хөкем ителгән булган инде. “Мошенниклык” маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылган. Ир-атны сак астына алганнар.
Чыганак: bashinform.ru