Мошенниклар балаларны өйдән качып китәргә үгетли башлаган

2026 ел башына булган мәгълүматларга караганда, киберҗинаятьчелек - масштаблы һәлакәтләргә  тиң хәвеф.

Телефон мошенниклары, балаларны өйдән качып китәргә үгетләп, аларның ата-аналарыннан акча таптыра башлаган. Бу хакта “Спас Град” Милли  ярдәм үзәгендә хәбәр иткәннәр.

Белгечләр сүзләренчә, мошенниклар үзләренең корбаннарын онлайн-уеннарда таба һәм аларга нидер сатып алырга тәкъдим итә. Балалар түләп, нидер сатып алгач, аферистлар балаларны акчаларны тыелган оешмага күчергәнсез дип куркыта башлый, шуңа күрә аларның әти-әниләренә имеш тә җинаять җаваплылыгы яный.

Арытаба баланы ул әти-әнисен “аеруча серле миссия” (аның хакта беркемгә дә сөйләргә ярамый)  ярдәмендә генә коткара ала дип ышандыра башлыйлар. Төрле сылтаулар белән мошеннниклар балаларны йорт-фатирдан качып китәргә үгетләп, әти-әниләре шалтыратуларына җавап бирмәскә кушалар. Бу вакытта инде җинаятьчеләр өлкәннәр белән элемтәгә чыга һәм бала янәсе дә аларда  дип, акча таләп итә башлый. 

P.S. 2025 ел нәтиҗәләре буенча, Русиядә кибермошенниклыктан күрелгән зыян  195 млрд сумга җиткән. 

Чыганак: lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас