Дүрт посылка акча җибәргән

Әстәгъфирулла!

Ясалма фәһем.Ясалма фәһем.
Фото:Ясалма фәһем.

Уфада яшәүче 56 яшьлек хатын, 4,5 миллион акчасын дүрт посылкага салып,  мошенникларга җибәргән. Бу хакта БР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итте.

Телефон аша шалтыратып, корбаннар эзләүче “социаль инженерлар” чын-чынлап “уңышлы табыш”ка юлыккан.

Социаль хезмәткәрләр булып кыланган аферистлар шалтырату барышында күптән түгел уфалы ханымның якынын югалтуын белгән һәм аның кайгысыннан оста кулланган. Күп тә үтми аңа “психологик ярдәм”нән шалтырата башлаганнар. Юатканнан соң “җыелган тупланмаларны саклап калыр” өчен аларны “хәвефсез исәпләргә” күчерергә күндергәннәр. Каза күргән хатын сүзләренчә, аның психологлар белән аралашуы берничә ай дәвам иткән.

P.S. Беркемгә дә алданыларга язмасын инде, тик шулай да,  мошенниклар менә инде ким дигәндә 5-6 ел халкыбызны сава. Акчалары булмаса, йорт-фатирларын сатарга, кредит аллырга күндерәләр. “Хәвефсез исәп”ләрнең булмавын, телефоннан шалтыратып, акчаларны кая да булса күчерергә үгетләүнең мошенниклык икәнен язып, сөйләп, күрсәтеп торалар бит. Бу хакта белмәүчеләр бар микәнни әле?

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас