Башкортстанда яшәүче хатын фатирда наркопритон оештырган

Хәзер ул үзенең җинаятьләре өчен судта җавап бирәчәк

Башкортстанда яшәүче хатын фатирда наркопритон оештырганБашкортстанда яшәүче хатын фатирда наркопритон оештырган
Башкортстанда яшәүче хатын фатирда наркопритон оештырган

Салават шәһәре прокуратурасы «наркотик чаралар куллану өчен бина бирү», «наркотик чараларны законсыз сату» һәм «наркотик чараларны сату максатыннан башка сатып алу, саклау» маддәләре буенча җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсен раслады. Тикшерү мәгълүматлары буенча, узган елның сентябрендә хатын-кыз системалы рәвештә үз фатирын наркотиклар куллану өчен биргән. Соңрак ул тыелган матдәләр партиясен сатып ала: бер өлешен үзе куллана, ә калганын өйдә саклый. Алга таба калган өлешен ул өченче затка саткан. Расланган гаепләү бәяләмәсе белән җинаять эшен асылы буенча карау өчен Салават шәһәр судына җибәргәннәр.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас