

Белорет һәм Учалыда пенсионерлар, төрле оешмаларның ялган хезмәткәрләренә ышанып, гомумән алганда 10 миллион сумнан артык акча югалткан.
Белорет һәм Учалы районнары полициясе аеруча зур күләмдә дистанцион мошенниклык фактлары буенча җинаять эшләре кузгатты. Өлкән яшьтәге кешеләр җинаятьчеләргә 10 миллион сумнан артык шәхси тупланмаларын күчергәннәр яки тапшырганнар.
Белоретта 73 яшьлек пенсионер хатын 6 миллион сумнан артык акчасыннан колак каккан. Өлкән яшьтәге хатын пполициягә мөрәҗәгать иткән дә, 30 марттан 27 апрельгә кадәр билгесез адәмнәр, төрле сылтанмалар белән аңардан 6 млн 260 мең сум акчасын урлауларын сөйләп биргән. Аферистлар аның белән телефоннан да, электрон почта аша да элемтәгә чыгып, үзләрен Социаль фонд, “Дәүләт хезмәтләре”, ФСБ һәм Үзәк банк хезмәткәрләре дип таныштыра. Алар хатынны телефонына видеошалтыратулар өчен кушымта йөкләргә һәм җир участогы, акчаларының сакланылачагын вәгъдә итеп, аларның күрсәтмәләрен үтәргә күндерә.
Пенсионер хатын, берничә тапкыр банкларга барып, зур-зур сумма акчалар салдырып ала. Банк хезмәткәрләре аның белән профилактик әңгәмәләр үткәргән, ни өчен аңа акча кирәклеге турында кызыксына. Хатын исә акчалар йорт төзергә һәм җир кишәрлеген төзекләндерергә кирәк, ди. 8 апрельдә ул, махсус кодны атап, курьерга 5 миллион сум акча тапшыра. Ә 15-24 апрельдә мобиль кушымталар аша билгесез исәпләргә тагын 1 млн 260 мең сум акча күчерә.
Учалыда да 63 яшьлек ир-ат мошенниклар ятьмәсенә эләккән. Ул моңа кадәр җыеп килгән 4 млн 150 мең сум тупланмаларын югалткан. Ир-ат полициягә хәбәр итүенчә, 20-25 апрельдә аңа телефоннан үзләрен “Дәүләт хезмәтләре” һәм ФСБ хезмәткәрләре дип таныштырган билгесез адәмнәр шалтыраткан да, исәптә булган барлык акчаларны мошенниклардан сакларга кирәк дип, салдырып алырга күндергән.
Пенсионер Ленин урамындагы банкка килгән. Хезмәткәрләр аның белән әңгәмә үткәргән, ни өчен шулкадәр зур суммада акча аласыз, дип кызыксынганнар. Ир-ат акчалар оныгыма фатир алырга кирәк, дигән. Шулай итеп, 25 апрельдә ул, махсус кодны атап, курьерга 4 млн 150 мең сум акчасын тоттырып җибәргән.
Ике факт буенча да РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 4 өлеше буенча (аеруча зур күләмдә караклык) җинаять эшләре кузгатылган.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: дәүләт органнары, банклар һәм хокук саклау структуралары хезмәткәрләре беркайчан да гражданнарга "хәвефсез счетларга" акча күчерүне яки аларны курьерларга тапшыруны таләп итеп шалтыратмыйлар, андый счетлар юк. Әгәр сезгә мондый шалтырату булган икән, кичекмәстән әңгәмәне туктатыгыз һәм оешма белән рәсми номер буенча элемтәгә керегез. Өлкән яшьтәге туганнарыгызга мошенниклык очраклары турында сөйләгез. Исегездә тотыгыз: пенсионерлардан акча алучы курьерлар – җинаять схемасының бер өлеше.