Җинаять һәм җәза
26 Апреля , 17:05

Укучының әнисе мәктәп директорына урта бармагын күрсәткән

Урта бармак ишарәсе өчен штраф түләткәннәрен беләсезме?

Олег Яровиков.Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

Русиядә урта бармак күрсәткән өчен җәза бирә башладылар. Нинди җаваплылык янавы турында җентекләбрәк язабыз.

Русия законнарына ярашлы, башка кешегә урта бармакны күрсәтү мыскыллау кебек бәяләнергә мөмкин. Хокук бозу өчен җаваплылыкны административ хокук бозулар турындагы кодексның “Мыскыллау” маддәсе җайга сала һәм штраф карала. Түләтү суммасы өч меңнән биш мең сумга кадәр.

Урта бармак күрсәтү төрле төбәкләрдә суд эшләре өчен сәбәп булганы бар, тик һаман да әле  бу чагыштырмача сирәк очрый торган хәл. Мәсәлән, Башкортстанда яшәүче хатынга 3 мең сум штраф салганнар. Ул танышына сәүдә үзәгендә урта бармак күрсәткән һәм кылыгын шәхси дошманлык  белән аңлаткан.  

Тольяттида да  суд шул ук күләмдә штраф билгеләгән. Яшь кыз парковкадагы урын өчен бәхәс вакытында урта бармагын күрсәткән. Хокук бозу очрагын видеоязма аша ачыклаганнар.

Видеорегистратор язмасы Иркутск өлкәсендәге суд эшендә дәлил булган. Ир-ат икенче йөртүченең машинасын узганда урта бармагын күрсәткән. Штраф өч мең сум тәшкил иткән.

Комида штраф суммасы 200 сумга күбрәк булган – тәртипсез ишарәне торак йорт ихатасында җәнҗал вакытында күрсәткәннәр, биредә берничә кеше мыскылланган.

Киров өлкәсендәге вакыйга кызыклырак булган: тәртипсез ишарәне бер укучының әнисе, мәктәп директорының исәнләшүенә җавап итеп, күрсәткән. Тәүдә ана кешегә 4 мең сум штраф салганнар, ә соңрак мәктәп директоры әхлакый зыян түләүне таләп иткән. Компенсация кирәклеген ул эшкә сәләтлелекнең кимүе һәм отпускка китү зарурлыгы белән аңлаткан. Бу нигездә суд хокук бозган хатыннан тагын 10 мең сум штраф түләткән.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас