Җинаять һәм җәза
24 Апреля , 05:12

Хастаханәнең баш бухгалтеры бюджет акчаларын урлаган

Суд дәваханәдә мошенниклык турындагы эшне караячак.

Авыргазы районында  җирле дәваханәнең элекке баш бухгалтеры, 260 мең сумнан артыграк күләмдәге бюджет чаралары белән мошенниклыкта гаепләнеп, суд каршына басачак.

БР прокуратурасында хәбәр итүләренчә, 2024 елның гыйнварыннан март аена кадәр ул ялган килешүләр һәм  янәсе дә танышлары тарафыннан дәваханә өчен башкарылган эшләр турындагы актлар төзегән. Дәваханә түләүләр башкаргач, ир-атлар акчаларны аңа тапшырган. Шулай итеп гаепләнүче хатын бюджеттан  зур суммада акча урлаган.

Хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныган һәм салынган зыянны каплаган. Җинаять эшен асылы буенча карау өчен Гафури районара судына юллаганнар инде. Элекке бухгалтер язмышын суд хәл итәчәк.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас