

Ир-ат зур күләмдәге мошенниклыкта гаепләнә. Ул Берләшкән гарәп әмирлекләрендә тоткарланган һәм арытаба тикшерү өчен Русия хокук саклау органнарына тапшырылган.
Русиянең Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча, 2023 елдан алып 2024 елга кадәр ул ике төзелеш компаниясенең генераль директоры вазифаларын биләгән. Тикшерү версиясе буенча, ир-ат гражданнар белән күчемсез милек төзелешенә һәм эшләр башкаруга подряд килешүләре төзегән, әмма алынган акчаларны урлаган. Аның гамәлләре нәтиҗәсендә 130дан артык кеше каза күргән дип табылган, гомум зыян 200 миллион сумнан арткан.
2024 елда Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсендә “аеруча зур күләмдә мошенниклык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Гаепләнүче чит илгә качканнан соң, 2025 елның маенда РФ Генераль прокуратурасы йөкләмәсе буенча ул халыкара эзләүгә игълан ителгән.
Интерпол каналлары буенча хезмәттәшлек нәтиҗәсендә эзләнүче БГӘ территориясендә тоткарланган. Кичә Абу-Даби аэропортында аны Мәскәүгә озату өчен Русия Эчке эшләр министрлыгы вәкилләренә тапшырганнар.
"Русия Эчке эшләр министрлыгының Интерпол милли үзәк бюросы хезмәткәрләре озатуында гаепләнүче РФгә депортацияләнгән. Якын арада ул суд каршына басачак", – дип хәбәр итте Русия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк.
Чыганак: bashinform.ru