Җинаять һәм җәза
22 апрель , 03:59

190га якын кешене исәпкә куйган

Җиңел генә акча эшләп яткан, күрәсең...

БР буенча Эчке эшләр министрлыгының МАХ-каналыннан.БР буенча Эчке эшләр министрлыгының МАХ-каналыннан.
Фото:БР буенча Эчке эшләр министрлыгының МАХ-каналыннан.

Республикада берничә көн эчендә миграция законнарын бозуның 100гә якын очрагын ачыклаганнар.

БР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча, Уфа районы Дмитриевка авылында яшәүче бер хатын 2024 елның май аеннан  2026 елның апреленә кадәр анда яшәмәгән 190га якын чит ил кешесен миграция исәбенә куйган. Әлеге очрак буенча җинаять эшләре кузгатылган. Тикшерүләр барышында полиция миграция белән бәйле 95 административ  хокук бозуны ачыклаган.

Шулай ук БР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре хезмәткә законсыз җәлеп итүнең 27 очрагын ачыклаган: чит ил кешеләрен куып чыгару турында 3 карар кабул ителгән. Кайбер материаллар буенча җинаять эшләре кузгату өчен тикшерү алып барыла.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас