

Уфада яшәүче 77 яшьлек хатын чак кына 400 мең сумнан акчасыннан мәхрүм калмаган, әмма кызы әнисен уйланылмаган адымнан вакытында туктаткан, дип хәбәр итә БР буенча Эчке эшләр министрлыгы.
Бу хәл пенсионер сагаерга мәҗбүр иткән телефон шалтыратуыннан башланган. Аңа янәсе февральдә пенсияне арттыру турында мәгълүмат белән җибәрелгән хат турында хәбәр иткәннәр һәм страховка таныклыгының (СНИЛС) номерын әйтүне сораганнар. Шуннан соң Пенсия фондына кабул итүгә язылу турында әйткәннәр.
Аннары, тикшерелгән сценарий буенча эш итеп, җинаятьчеләр үзләрен Пенсия фонды һәм дәүләт хәвефсезлеге порталы хезмәткәрләре дип таныштырып, пенсионер хатында паника тудырганнар. Алар аның акчаларын урлау һәм дустанә булмаган дәүләткә күчерү хәвефе астында булуын белдергән. Коты алынган пенсионер хатын, акчалары янында калсын өчен, билгесез адәмнәрне аларның теләсә нинди таләпләрен үтәргә әзер икәнлегенә ышандырган.
Ялган хезмәткәрләр акчаларны "коткару" өчен тиз арада банк бүлегенә баруны таләп иткән. Анда пенсионер хатынга банкка икенче көне килергә кушканнар, чөнки кирәкле сумма кассада булмаган. Шуннан соң ул кызы янына киткән һәм бу хәл турында түми-чәчми сөйләп биргән. Әнисен тыңлаганнан соң, кызы аның чак кына җинаятьчеләрнең хәйләләренә эләкми калуын аңлаткан.
Ә сезгә мошенниклар шалтыратканы бармы? Ничек котыласыз алардан?
Чыганак: bashinform.ru