Җинаять һәм җәза
17 Апреля , 06:40

Башкортстанда суд педофилия өчен хөкем ителгән ир-атны аклады

Элекке хатыны аркасында ир-ат 3,5 ел рәшәткә артында утырган.

Олег Яровиков.Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

Башкортстанда туып-үскән ир-ат аңа элекке хатыны яла ягу сәбәпле ирегннән мәхрүм ителгән. Хатын иренең әнисенә язылган фатирны алырга теләгән. Ул элеккеге иренә кызын сексуаль көчләүдә гаепләп,  яла яккан. 2022 елның ноябрендә ир белән хатынның нәни кызы әтисе янына ваннага йөгереп кергән, баланың артыннан ук элекке хатыны йөгереп кереп, өч секундлык видео төшергән. “Менә син эләктең дә инде!” – дигән ул.

Ир-атка карата ул, имеш тә, җенси органнарын ачык күрсәтә дип, җинаять эше кузгатканнар. Беренче инстанция суды аны 12,5 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Апелляция да хөкем карарын үзгәрешсез калдырган, судьяларның берсе ата кеше баласын күрү белән гаурәтләрен каплауга игътибар итсә дә. Әмма быел 4 мартта  Русиянең Югары суды  тарихта тәүге тапкыр авыр маддә буенча хөкем ителгән кешегә аклау карары чыгарды: барлык хөкем карарларын да гамәлдән чыгарды һәм реабилитациягә хокукын танып, ир-атны  тулысынча аклады. 

Ир-атның элекке хатыны аның әнисенең фатирында яши, ул ишек бикләрен алмаштырган, видеокүзәтү урнаштырган һәм фатирны тартып алуны таләп итә. Ир-ат исә яла ягу турында гариза әзерли, ул компенсация  түләтергә, милкен, намуслы исемен һәм балалар белән күрешү хокукын кайтарырга ниятли.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас