

Забайкалье краенда тикшерүчеләр элеккеге полицейскийга карата “закладкалар” аша наркотиклар саткан өчен җинаять эше кузгаткан. Бу хакта Русия Тикшерү комитетының төбәк идарәсендә хәбәр иттеләр.
Эшне РФ Җинаять кодексының 228.1 (“Наркотик чараларны законсыз сату”) һәм 286 (“Вазифа вәкаләтләрен арттыру”) маддәләре буенча кузгатканнар. Элеккеге көч структурасы хезмәткәре кулга алынган.
Ул вакытта әле полиция хезмәткәре бурычларына наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәш кергән. Әмма ул, вазифа вәкаләтләреннән файдаланып, тыелган матдәләрне законсыз сатып алган, саклаган һәм саткан. Тикшерү версиясе буенча, 2025 елның июнендә шикләнелүче мессенджерларның берсе аша наркотиклар тарату буенча төркем белән элемтәгә кергән, “закладкалар” ярдәмендә наркотиклар сатып алган һәм тараткан.
Чыганак: lenta.ru