Җинаять һәм җәза
14 Апреля , 05:39

Коррупция белән көрәшүче ришвәт белән тотылган

Бу вазифада эшләүчеләр ришвәт алмаска тиеш бит инде!

Mash Batash Telegram-каналы видеосыннан скриншот.Mash Batash Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:Mash Batash Telegram-каналы видеосыннан скриншот.

Стәрлетамак шәһәр суды БР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе районара бүлегенең элеккеге башлыгына һәм аның танышына карата “Аеруча зур күләмдә ришвәт алу” һәм “Ришвәтчелектә арадашчылык” маддәләре буенча җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды.

2025 елның май аенда полицейский үзенең арадашчысына  коммерция компаниясенең директоры шәһәр предприятиеләренең берсенә товарларны арттырылган хаклар буенча кайтарганын сөйләгән. Соңрак арадашчы бу мәгълүматны компания директорына җиткергән һәм 6 миллион ришвәт өчен бу хакта беркем белмәячәк, дип вәгъдә иткән. Арытаба хокук саклау органнары тарафыннан тикшерү чаралары булмасын өчен  компания директоры арадашчыга полицейский өчен тәгаенләнгән 6 миллион сум акчаны тапшыра. 2025 елның июнендә полицейскийны аңа арадашчы акча тапшырганда тоткарлаганнар.

Суд тарафыннан элекке полиция хезмәткәренә 60 500 000 сум күләмендә штраф билгеләгән. Арытаба 11 ел һәм 6 ай гомерен ул  каты режимлы холык төзәтү колониясендә үткәрәчәк. Ул шулай ук “полиция подполковнигы” исеменнән мәхрүм ителде. Арадашчысы   7 ел һәм 6 ай дәвамында гомум режимлы холык төзәтү колониясендә утырачак. Ул  30 250 000 сум күләмендә штраф түләячәк. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән, дип хәбәр иттеләр БР судларының берләшкән матбугат хезмәтендә.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас