

Мәскәүдә балаларга мошенниклык һөҗүмнәре дулкыны булып узган. Әти-әниләрен үтерү белән янап, укучыларны караклык схемаларында катнашырга мәҗбүр итәләр.
Мисал өчен, шушы көннәрдә Нагатинский Затон районында әти-әнисе белән яшәгән 13 яшьлек кызга ватсап мессенджерында билгесез адәм язган. Аның аватаркасында “Госуслуги” логотибы төшерелгән булган. Ул укучы кызга аның “Госуслуги” порталын ватып керүләрен һәм махсус хезмәтләрдән шалтырату көтәргә кирәклеген хәбәр иткән.
Ялган “полицейский” телефоннан балага аларның фатирында наркотиклар яшерелгән дип алдаган һәм фатирны видеога төшереп җибәрергә кушкан. Видеодан сейфны күргән мошенник наркотикларның кайда сакланганын аңлавын әйтә һәм бала фатирның запас ачкычын подъездда яшереп калдырмаса, аның әти-әниләрен утыртачаклар яисә үтерәчәкләр, дип куркыта.
Өч көн дәвамында мошенниклар баланы ут эчендә яшәтә, ә бала әти-әнисенә бу хакта сөйләргә курка. Нәтиҗәдә ул аферистлар кушканча фатир ачкычын подъездда яшереп калдыра. Һәм фатирда беркем булмаганда караклар (мәгълүмат чаралары язуынча, караклар – шулай ук аферистлар тарафыннан алданган үсмерләр. – Авт.) сейфны җимереп ачкан һәм анда булган кыйммәтле бизәнгечләр белән акчаларны алып чыккан.
Соңрак караклыкның бу районда өченче мошенниклык очрагы икәнлеге ачыклана. Ул гына түгел, моңа кадәрге караклык шушы ук подъездда теркәлгән. Барлык очракларда мошенниклар балалар аша эш иткән.
Чыганак: SHOT МАХ-каналы.