Җинаять һәм җәза
13 Апреля , 17:07

Мошенниклар исеменә кредит алган очракта нишләргә?

Депутат  бу уңайдан төгәл инструкция  бирде. 

Кеше кинәт үзенең исеменә ул алмаган кредитны рәсмиләштерүне белсә, аңа анык алгоритм буенча эш итәргә кирәк, дип сөйләде Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты рәисе урынбасары Каплан Панеш (ЛДПР фракциясе).

Мондый хәлдә калган кешегә иң элек бу кредит турында тулы мәгълүматны белергә кирәк, ди Планеш. Ул а) “Госуслуги” порталы аша яисә  теләсә нинди кредит тарихлары бюросында кредит тарихына заказ ясарга киңәш итә.

Шулай ук депутат б) каза күрүченең кредит рәсмиләштергән көнне фәлән җирдә (урында) булуны раслый ала торган чекларны, карталар буенча выпискаларны, геолокация мәгълүматларын сакларга киңәш итә.

в) “Кредит тарихыннан выписка белән кредит биргән банк бүлегенә барыгыз. Анда кредитның мошенниклык юлы белән рәсмиләштерелүе турында гариза языгыз. “Заемщик”ның кредит алганда тапшырган документларның копиясен (гадәттә ул паспорт копиясе) бирүне таләп итегез. Банкка мөрәҗәгатьне теркәү мөһим. Банк эчке тикшерү үткәрергә мәҗбүр. Әгәр кредитның ялган документлар нигезендә рәсмиләштерелүе ачыкланса, банк бурычны  гамәлдән чыгарырга тиеш”, – ди парламентарий.

г) Иң мөһим адым итеп Панеш полициягә мөрәҗәгать итүне атый. Мошенниклык очрагы буенча РФ Җинаятьләр кодексының 159нчы маддәсе буенча җинять эше кузгату мөһим. Гариза полициянең якындагы бүлегендә бирелә, моны шәхсән дә, Эчке эшләр минмстрлыгы сайты аша да яисә 112 телефонына шалтыратып эшләп була, дип искә төшерә депутат.

“Гаризада ниләрне күрсәтергә: сез кредит хакында белгән төгәл датаны, банкның исемен, гомумән бу хәл турында барлык мәгълүматны язу кирәк. “Гаеплеләрне ачыклауны һәм салынган зыянны кайтаруны сорыйм”, – дигән сүзләрне мотлак рәвештә язарга кирәк. Гаризага паспорт копиясен, кредит тарихыннан выписканы, барлык җыелган дәлилләрне беркетегез. Гаризаны тапшырганнан соң мотлак рәвештә теркәү саны белән талон алыгыз. Бу сезнең мөрәҗәгать кабул ителгән дигәнне аңлата”, – ди Каплан Панеш.

“Полиция сездән паспортыгыз булмаган очракта да гаризаны кабул итәргә тиеш, шулай да документыгыз үзегез белән булса, яхшырак”, – дип өстәде депутат.

Панеш дәвам итә: д) талонны алгач, аның буенча карар кабул итүне күзәтергә кирәк, карарны 30 тәүлектән дә артык булмаган вакыт эчендә кабул итәләр, ләкин гадәттә  моны 10 тәүлек эчендә эшлиләр. Әгәр банк чит кеше бурычын танудан баш тартса, ә полиция тикшерүне озакка сузса яки  җинаять эшен кузгатудан баш тартса, судка барырга, прокуратурага шикаять бирергә яки Эчке эшләр министрлыгының киберҗинаятьләрдә махсуслашкан “К” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип билгеләде ул.

“Сез кредитның мошенниклык юлы белән рәсмиләштерелгәнен дәлилләгәнче, формаль рәвештә бурыч сезнең өстә кала бирә. Шуңа мөмкин кадәр тиз эш итәргә кирәк. Беркайчан да бу кредитның бер өлешен дә түләмәгез. Ул түләү сезнең тарафтан бурычны тану буларак бәяләнәчәк һәм моның киресен исбатлау бик катлаулы булачак”, – дип кисәтте Панеш.

Чыганак: lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас