Җинаять һәм җәза
10 Апреля , 06:29

“Лексус” йөртүчесе ни өчен каршы полосага чыгуын аңлатып тормаган

Инспекторлар тупас рәвештә юл йөрү кагыйдәләрен бозган водительнең шәхесен ачыклаган. 

БРның ДАИсеннән.БРның ДАИсеннән.
Фото:БРның ДАИсеннән.

Юл-патруль хезмәте инспекторлары социаль челтәрләрдә  бер видеоязмага тап булган. Анда юл йөрү таләпләрен бозып, каршы полосага чыккан водительне күрергә була. Бу иномарка йөртүче башка водительләр һәм җәяүлеләрнең  хәвефсез хәрәкәте өчен куркыныч тудырган.

БР ДАИсе иәгълүматлары буенча, тәүлек эчендә полицейскийлар “Лексус” йөртүчесенең шәхесен ачыклаган һәм аны тоткарлау өчен чаралар күргән. “Лексус ЛХ 570” руле артында 1947 елгы ир-ат булган.

Административ хокук бозу өчен ул РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.15 маддәсенең 4 өлеше буенча җаваплылыкка тарттырылган ("транспорт чарасын юлның йөрү өлешендә урнаштыру, каршы разъезд яки узып китү кагыйдәләрен бозу"). Маддәнең санкциясе 7500 сум күләмендә штраф салуны яки транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан дүрт айдан алты айга кадәр мәхрүм итүне күздә тота. Машина йөртүче бу гамәленең сәбәбен аңлатудан баш тарткан.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас