Курск өлкәсенең элекке губернаторы Алексей Смирновны Курск өлкәсендә хәрби объектлар төзегәндә махинацияләре өчен хөкем иттеләр. Арытаба 14 ел гомерен ул каты режимлы холык төзәтү колониясендә үткәрәчәк. Моңа өстәп, ул 400 млн сум штраф түләргә тиеш.
Тикшерү версиясе буенча, Алексей Смирнов һәм аның урынбасары Алексей Дедов фортификация корылмалары төзелешенә "Стройтехногрупп", "Евроклимат 2000", "КТК Сервис" фирмалары өчен дәүләт контрактлары төзүдә ярдәм иткән өчен 21 млн сумнан артык ришвәт алган.
Суд залында Смирнов гаепләүнең барлык пунктлары буенча гаебен тулысынча таныган һәм тикшерү белән килешү төзегән.
"Чын күңелдән үкенәм, көн саен бу турыда уйлыйм. Сәбәбе? Мөгаен, катлаулы шартларда эшләү, кайдадыр хәтта хәвефле шартларда да, мин эш урынында контузия алдым. Һәм йөкләмәләрне ниндидер артык үтәүчәнлек", – дип белдергән Алексей Смирнов.
Чыганак: Mash МАХ-каналы.