Хәбәрсез югалган дип саналган СВО катнашучысы бер ел дәвамында хатыны белән яшәп яткан. Бу хакта v1.ru, Приморье краеның берләштерелгән судлар матбугат хезмәтенә таянып, хәбәр итә.
2023 елда сугышчыны СВО зонасында хәбәрсез югалган дип таныганнар. Аның хатыны дәүләттән бу уңайдан 1 938 654 сум акча алган һәм аларны үзе теләгәнчә туздырган.
Ә ире бу вакытта өйдә булган... Суд хатынны мошенниклык маддәсе буенча гаепле дип тапкан. Арытаба өч ел гомерен ул гомум режимдагы колониядә үткәрәчәк. Моңа өстәп, хөкем ителгән хатыннан зыян күләмен түләтәчәкләр.
Чыганак: lenta.ru