Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
2 апрель , 10:32

Әбҗәлилдә яшәүче үсмер террорчылыкта гаепләнә

Үз иленә хыянәт иткән кешенең киләчәге юк...

Ксения Калинина.
Фото: Ксения Калинина.

Русия Тикшерү комитетының БР буенча Тикшерү идарәсенең Белорет районара тикшерү бүлеге Әбҗәлил районында яшәүче 15 яшьлек кешегә карата җинаять эшен тикшерүне тәмамлады.

Ул РФ законнары нигезендә террорчылык дип танылган оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепләнә.

Тикшерү ачыклавынча, 2024 елның декабрендә гаепләнүче интернетта безнең ил территориясендә эшчәнлеге  тыелган  һәм РФ Югары суды карарына ярашлы террорчылык дип танылган ике оешма җитәкчесе белән элемтәгә кергән. Арытаба үсмер үз теләге белән күрсәтелгән структураларга кушылган һәм чит илдәге кураторның йөкләмәләрен үтәгән. Шул максаттан гаепләнүче мессенджерда тематик каналлар һәм чатлар челтәре булдырган һәм аларның администраторы булган, анда тыелган оешмаларның эшчәнлеген пропагандалаучы һәм террорчылык идеологиясен аклаучы материаллар урнаштырган, шулай ук террорчылык эшчәнлеге турында публикацияләрне таратып, яңа катнашучыларны вербовкалаган.

Моннан тыш, ул РФ Дәүләт флагын мәсхәрә итүгә юнәлдерелгән гамәлләрне башкару процессын видеога төшереп, аны үз кураторына җибәргән.

Балигъ булмаган баланың җинаятьчел эшчәнлеге 2025 елның октябрендә ТК тикшерүчеләренең һәм республика Эчке эшләр министрлыгының оператив хезмәткәрләренең уртак чаралары барышында туктатылган.

Тикшерү идарәсе террорчылык оешмаларында катнашу закон тарафыннан катгый җәзалана дип кисәтә һәм ата-аналарны балигъ булмаган балалар һәм яшьләр белән закон тарафыннан тыелган оешмаларда катнашуның һәм аларның эшчәнлеген пропагандалауның ярамавы турында профилактик әңгәмәләр уздырырга чакыра.

Тикшерү җитәрлек дәлил базасын җыйган, шуңа бәйле рәвештә расланган гаепләү бәяләмәсе белән җинаять эше асылы буенча карау өчен судка җибәрелгән.

Чыганак: bashinform.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас