+3 °С
Болытлы


Бу хәл Уфада булган.
БР судларының берләшкән матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, 18 яшьлек кыз “Телеграм” мессенджеры аша 70 мең сумга билгесез кешедән үз исеменә ялган машина йөртү таныклыгы сатып алган. Соңрак аны юл-патруль хезмәте туктаткан, аларга ул ялган документ күрсәткән.
Суд утырышында яшь кыз гаебен тулысынча таныган. Аңа 6 айга иреген чикләү рәвешендәге җәза билгеләнгән. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Чыганак: bashinform.ru