Җинаять һәм җәза
31 Марта , 04:38

Слесарь таныклыгын балык тоткан танышыннан сатып алган

Менә сиңа мә! 

Октябрьский шәһәрендә бер ир-ат ялган таныклык белән эшкә урнашырга уйлаган.

Октябрьский шәһәрендә 57 яшьлек ир-ат эшкә урнашырга теләгән. Ул предприятиенең кадрлар хезмәткәрләрендә үзенең чынлыгына шик уяткан документлар алып килгән.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча бүлеге хәбәрчесе Аделина Кашапова  бу җинаять эшенең нечкәлекләре турында сөйләде.

Ир-ат сөйләвенчә, “металл конструкцияләр җыю буенча 6 разрядлы слесарь” квалификациясен бирү турындагы таныклыкны 2015 елда бергә балык тотканда танышкан кешедән сатып алуын сөйләгән. Таныклыкның бәясе 2 мең сум чамасы булган. Һәм быел ул әлеге таныклыктан файдаланмакчы булган.

Белегчләр бәяләмәсе буенча, әлеге таныклык ялган булып санала.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча бүлеге тикшерүчеләре тарафыннан әлеге факт буенча РФ  Җинаять Кодексының 327 маддәсенең 3 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган (ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамплар, мөһерләр һәм бланклар ясау яки әйләнешкә кертү). 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас