Урамда банк картасы тапкан үсмерләр кибеткә киткән

Бала-чага бигрәк акылсыз шул...

Чит банк картасыннан  акча туздырырга яратучыларга җинаять маддәсе яный.

Архангель районында полиция хезмәткәрләре караклык очрагын ачыклаган. Картаның 52 яшьлек хуҗасы, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итеп, элегрәк югалткан банк картасыннан акча урлаулары турында белдергән.

Җинаять эзләве  бүлеге хезмәткәрләре банк картасын 16 һәм 17 яшьлек үсмер тапканлыгын ачыклаган. Башта малайлар картаның эшлиме, юкмы икәнлеген ачыкларга уйлаган һәм күмәчханәдә аның ярдәмендә тәм-том сатып алган. Картада акча барлыгына инанган үсмерләр  кием кибетенә иткән. Анда малайлар берничә кием, ахырда икенче бер сәүдә ноктасында кул сәгате сатып алган. Барлыгы балигъ булмаган шопинг яратучылар 5  мең сумнан артык акча туздырган.

Полиция хезмәткәрләре яшүсмерләрне видеокүзәтү камералары буенча тапкан һәм аларны бүлеккә алып килгән. Урланган банк картасын малайлардан тартып алганнар. Җыелган материалларны процессуаль карар кабул итү өчен тикшерү органнарына тапшырачаклар.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында искә төшерәләр: әгәр сез чит кешенең банк картасын тапсагыз һәм аның белән нәрсә өчен булса да түләсәгез, бу гамәлләр урлау дип бәяләнә. Хәтта сумма зур булмаса да, мондый җинаять өчен РФ Җинаять кодексында җаваплылык каралган.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас