Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
26 март , 15:42

СВОда һәлак булганнарның гаиләләрен талаучыларны тотканнар

Ксения Калинина.
Фото: Ксения Калинина.

Приморье краенда Федераль хәвефсезлек хезмәте полицейскийлар белән берлектә җинаятьчел төркем эшчәнлеген ачыклаган. Бу төркемнең корбаннары – СВО зонасында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарның әниләре һәм хатыннары.

Өч кеше – моңа кадәр хөкем ителгән ике ир-ат һәм хөкем ителмәгән хатын-кыз тоткарланган. Янап акча талау факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү версиясе буенча, җинаятьчеләр уйлап чыгарылган сылтау белән һәлак булганнарның туганнарыннан зур суммаларда акча таләп иткән. Гомум зыян өч миллион сумнан артык дип бәяләнә.

Чыганак: lenta.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас