Җинаять һәм җәза
25 Марта , 10:39

Корылтай депутатын 10 елга утыртканнар

Кырын эшләре ачыкланган...

Русия Федераль хәвефсезлек хезмәтенең  БР буенча  идарәсе.  Корылтай депутатын 10 елга утыртканнарРусия Федераль хәвефсезлек хезмәтенең  БР буенча  идарәсе.  Корылтай депутатын 10 елга утыртканнар
Корылтай депутатын 10 елга утыртканнарФото:Русия Федераль хәвефсезлек хезмәтенең БР буенча идарәсе.

Уфаның Совет район суды ришвәтчелектә арадашчылыкта һәм мошенниклык омтылышында гаепләнгән җиденче чакырылыш Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Алексей Локотченкога карата кузгатылган җинаять эшен карады.

БР судларының берләштерелгән матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, гаепләнүче һәм аның танышы җинаять эзәрлекләвендәге  хатын-кызга РФ Оборона министрлыгында вазифа биләүче затларга ришвәт тапшырганда арадашчы булырга тәкъдим иткәннәр. 10 млн сумга ул таныш хатынга чынында хәрби хезмәттә булмыйча аны үтү турында ялган контракт төзергә вәгъдә иткән, бу гамәл хатын-кызга карата беренчел тикшерүне туктатып торуга һәм алга таба аны җинаять җаваплылыгыннан азат итүгә китерер иде.

Моннан тыш, гаепләнүче хәрби билет биргән өчен хәрби комиссарга ришвәт сыйфатында тапшырыр өчен таныш хатыннан 200 мең сум таләп иткән. Шул ук вакытта ул вазифа биләгән кешегә акчаны бирергә җыенмаган.

Гаепләнүче гаебен өлешчә таныган. Суд карары белән ул гаепле дип табылган. Арытаба 10 ел гомерен ул  каты  режимлы  холык төзәтү колониясендә үткәрәчәк.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас