Җинаять һәм җәза
25 Марта , 06:17

Ана кеше улының мәетен моргтан алудан баш тарткан

Әни кеше өчен баласын югалтудан да зуррак кайгы бармы икән?

fotobank02.rufotobank02.ru
Фото:fotobank02.ru

Карелиядә яшәүче Анастасия нәни улының мәетен моргтан алудан баш тарткан. Сәбәбе – ул сабые үлемендә табибларны гаепли. Бу хакта E1.RU басмасы язып чыккан.

Ана сүзләренчә, ул бер айлык улын хастаханәгә авыр хәлдә алып килгән. Баланың тиресе кып-кызыл төстә булган, ә аның мускуллары спазмнар аркасында катып калган. Анастасия баласын алып килгән Ленинград өлкәсенең Приозерск хастаханәсендә  УЗИ белгече һәм анализлар алу өчен лаборант булмаган, ә баланы кабул иткән табиб сабыйның эче авырта дигән.

“Мин табибның артыннан йөрдем, улымны Санкт-Петербургка алып китүне сорадым, тик миңа: “Истерикага бирелмәгез. Эче авырткан баланы без беркая да җибәрә алмыйбыз”, – дип исенә  төшерә Анастасия ул көнне. Бала күзгә күренеп хәлсезләнгән һәм берничә сәгатьтән ул үлгән. Ахырда  табиблар эчке кан китүне эч авырту дип уйлаганлыгы ачыкланган.

Анастасия улының гәүдәсен моргтан алмый, чөнки экспертизалар көтә. Югыйсә  тикшерүчеләр кремациягә рөхсәт  биргәннәр инде.

“Улымның гәүдәсен яндырсалар, миңа инде “нет тела – нет дела” дип әйтәчәкләр”, – дип борчылган Анастасия.

Нәтиҗәдә, бала үлгәннән соң саксызлык аркасында үлемгә китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас