+30 °С
Ясно


БРның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, Ишембайда “Фольксваген Пассат” руле артындагы 44 яшьлек хатын “Лада Гранта” белән бәрелешкән.
Юл авариясендә “Лада Гранта” салонындагы балигъ булмаган пассажир зыян күргән. Баланы дәваханәгә алып киткәннәр, анда тиешле ярдәм күрсәткәннәр. “Фольксваген” руле артындагы хатынны тикшерү сулаган һавада алкоголь нормасыннан биш тапкыр артыграк булуын күрсәткән.
Дәүләт автоинспекторлары авариянең нечкәлекләрен ачыклый.
Чыганак: bashinform.ru