Нефтекамада полицейскийлар 19 яшьлек егетне тоткарлаган. Ул телефон аферистларына ярдәм итүдә шикләнелә. Полицейскийлар ачыклавынча, егеткә мошенниклар “җиңел акча” тәкъдим итеп язган. Ул ризалашкан. Башта аңа курьер хезмәте белән сим-бокс (Сим-бокс –шалтыратуларны һәм SMS-ларны автоматлаштыру өчен кулланыла торган дистәләгән яки йөзләгән SIM-карталарның бер үк вакытта эшләве өчен җиһаз. Технология номерларны алыштырырга, элемтә операторларының чикләүләрен читләтеп үтәргә мөмкинлек бирә һәм еш кына мошенниклар тарафыннан ялган аккаунтларны, банк счетларын активлаштыру яки хәбәрләрне массакүләм тарату өчен кулланыла. – Авт.) китереп биргәннәр. Аннары интернет аша сим-карталарга заказ ясаганнар. Көч структуралары хезмәткәрләре мәгъълүматлары буенча, егетнең эше сим-карталарны активлаштырып, команда буенча аларны сим-бокска тыгудан һәм кире алудан гыйбарәт булган. Шул рәвешле ул мошенникларга корбаннары белән элемтәне тәэмин иткән.
Нәтиҗәдә “трафик үткәрү абонент терминалын яки виртуаль телефон станциясен законсыз куллану” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Егеткә карата читкә китмәү турында чик кую чарасы сайланган. Әлеге җинаятьне кылган өчен шикләнелүчегә алты елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Чыганак: "Честно говоря" МАХ-каналы.