Украина кураторы күрсәтмәсе буенча яшүсмер кыз Уфада Пасха бәйрәме вакытында мөмкин кадәр күбрәк тыныч халыкны үтерер өчен гыйбадәтханәне шартлатырга планлаштырган.
Башкортстан буенча РФ Тикшерү комитеты 16 яшьлек үсмер кызга карата Җинаять кодексының "террорчылык" маддәсе буенча гаепләү белдергән. Аның фатирында тентү узган, тентү вакытында экстремистик әдәбият, террорчылык оешмасы символикасы һәм шартлаткыч җайланмалар ясау буенча видеоинструкция табылган һәм тартып алынган.
Русия Тикшерү комитетының БР буенча Тикшерү идарәсе һәм Федераль хәвефсезлек хезмәтенең БР буенча матбугат хезмәтләрендә хәбәр итүләренчә, яшүсмер, Русиядә тыелган халыкара террорчылык оешмасы тарафдары буларак, мессенджер аша Украина кураторы тарафыннан вербовкаланган. Вербовкалаучы кушуы буенча укучы кыз үзенең танышлары белән агитация әңгәмәләре үткәргән, аларны тыелган оешмага керү һәм аның эшчәнлегендә катнашу кирәклегенә ышандырырга тырышкан. Моннан тыш, гаепләнүче социаль челтәрдәге аккаунты аша террорчылыкны аклау билгеләре булган һәм тыелган оешманың уңай образын формалаштыруга юнәлдерелгән комментарийлар урнаштырган.
Чыганак: "Честно говоря" Телеграм-каналы.